Салават Фәтхетдинов, Эльмир Низамов, Зиннур Мансуров Миңнехановның ышанычлы вәкилләре исемлегенә керде
09.08.2020, 16:48

Киләсе сайлауларда Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның ышанычлы вәкилләре исемнәре әйтелде. 

Әлеге вакытта Татарстан президенты һәм киләсе президент сайлавында намзәт булган Рөстәм Миңнехановның сайлау штабы намзәтнең ышанычлы вәкилләре исемлеген чыгарды. Алар арасында медиада билгеле кешеләр күп.

Барлыгы 23 исем атала. Алар Татарстанда сайлаучылар белән очрашулар уздырачак һәм намзәтнең сайлау алды програмын алга сөрүдә катнашачак.

Атап әйткәндә, Миңнехановның ышанычлы вәкилләре буларак кардиохирург Ренат Акчурин, танылган хоккейчы Данис Зарипов, шагыйрь Зиннур Мансуров, композитор Эльмир Низамов, Алабуга музыей-тыюлыгы мөдире Гөлзадә Руденко, актриса, “Дүрт татар” КВН такымының элеккеге әгъзасы Екатерина Скулкина, дирижер Александр Сладковский, җырчы Салават Фәтхетдинов һәм башкалар бар.

Татарстан президентын сайлау 13 сентябрьдә берәм тавыш бирү көненә билгеләнгән. Русия думасы күптән түгел кабул иткән канун нигезендә тавыш бирү өч көн – 11,12,13 сентябрьдә барачак. Шул ук көннәрдә Татарстанда Түбән Кама сайлау бүлгесеннән Русия думасына депутат сайлау, һәм Алабуга сайлау бүлгесендә Татарстан дәүләт шурасына депутат сайлау да узачак. Шулай ук урындагы үзидарә органнарына депутатлар сайлау да оештырыла.

Категория: Мои файлы | Добавил: остаз
Караулар: 398 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: