09.08.2020, 16:51 | |
Иң элек, әңгәмәдәш 1920-1930 елларда хакимияттә җитәкчелек тәртибен аңлатты. 1920 елларда республикада беренче кеше Халык комиссарлары шурасы (Совнарком) рәисе саналган. Беренче җитәкче Сәхибгәрәй Сәетгалиев булган. Бүгенге көн белән чагыштырсаң, Халык комиссарлары шурасы — ул Министрлар Кабинеты. — Ә 1920 еллар ахыры — 1930 еллар башында хәл үзгәрә: беренче кеше булып, партия өлкә комитетының беренче секретаре санала башлый. Сәяси хакимият үзәге Халык комиссарлары советы рәисеннән партиягә күчә. Халык комиссарлары советы рәисе партия органнары ихтыярларын үтәүче булып кына кала. Шулай ук колхозлар оештыру мәсьәләсендә формаль яктан төп канунга имза куючы советлар була. Аны тормышка ашыручы Халык комиссарлары советы була. Ә чын мәгънәсендә моны оештыручылар — партия органнары. Совет хакимиятенең шундый катлаулы, уникаль системасы инде бу, дөньяда әле андый система булмаган, бу велосипед уйлап чыгаруга тиң, — ди Айрат Фәйзразхманов. Шулай ук, аның сүзләренчә, Халык комиссарлары шурасы рәисе белән янәшә үз эшчәнлекләрен ТАССР Үзәк башкарма комитет рәисләре дә алып барган. Соңрак тагын бер вазифа кертелә — ТАССР Югары Советы президиумы рәисе. Конституция буенча рәсми рәвештә илнең җитәкчесе шул кеше булган. Бүгенге вазифа белән чагыштырганда, бу Фәрит Мөхәммәтшин җитәкләгән парламент. Димәк, менә шундый өч төп вазифа. ТАССР башында һәм ахырында хакимият үзәгендә шундый күчешләр булган.
«Беренче коймак төерле»
ТАССР чикләрен булдырганда, Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарын билгеләгәндә, нәкъ менә Сәетгалиев татарларга «мәнфәгатьләребез өчен көрәшербез» дигән, ә Мәскәүдә бүтәнчә эш алып барган. «Олы Татарстан» һәм «Кече Татарстан» дигән концепцияләр булган. Олы Татарстан - ул бүгенге Башкортстанның төньяк районнарын үзенә алган республика булырга тиеш иде. Ә чынлыкта «Кече Татарстан» проекты тормышка ашкан. Аның бу гамәлләре халыкның хатирәләрендә дә бар. «Безгә бер төрле әйтә иде, ә Мәскәү белән сөйләшүләрдә күпкә йомшак позициядә иде», - дип әйтүчеләр бар иде. Иң аянычлы хәл — сәяси статуслар гына түгел, 1921 елгы ачлык, кешеләрнең күпләп үлеме. Аның сәбәбе хәтта чәчү өчен орлыкларны да авыллардан җыеп алу. Мәскәү алдында Татарстан беренче урында булсын, үзебезне күрсәтик дип, Сәетгалиев хәтта икмәк орлыкларын җыйдырып алган. Кызганыч, гади халыкның позициясен яктырта алмаган. Мәскәү нәрсә кушкан, шуны эшләгән. Татар халкы ул вакытта Әзәрбайҗан, Украина, Белоруссия кебек республикаларга тиң булырга, аларныкы кебек хокукларга ия булырга мөмкин иде. Кызганыч, без инде автоном статуска гына ия булдык. Әйе, союздаш статуслар 1922 елда гына формалаша, ләкин хокуклар җыелмасы 1920-1921 елларда формалашып бетә. Украина белән чагыштырсак, безнең хокуклар күпкә ким иде, — ди ул. Әңгәмәдәш беренче Хөкүмәттә эшләгән Исхак Казаков дигән шәхесне дә телгә алды. ТАССРның беренче эш нәтиҗәләре буенча, аның катнашында китап нәшер ителгән булган. — Алар анда, ТАССР Украина, Белоруссия кебек статуска ия республика дип язганнар, шулай кабул иткәннәр, ләкин, кызганыч, Мәскәү безгә кечерәк территория һәм күпкә кечерәк хокукларны биргән. Моны татарларда ниндидер көндәшлекне күрү сәбәпле дип тә әйтеп була. Татарлардан курку да булган. Татарлар милли хәрәкәт башында торган, татар теленең роле дә зур булган. Шул ук вакытта, Сәетгалиевның эшчәнлеге дә тискәре тәэсир иткән, аның белән күп кенә кешеләр риза булмаган. ТАССР оешкан вакытта вазгыятькә Сталин, партия җитәкчелеге, Бөтенроссия үзәк башкарма комитет, шул ук вакытта Башкортстан да тәэсир иткән. Әйтергә кирәк, Башкортстанның да статусы зур булырга тиеш иде, ләкин Татарстан оештырылырга тиеш булган вакытта, башкорт милли хәрәкәте лидеры Зәки Вәлидинең совет җитәкчеләре белән конфликты килеп чыккан, һәм ул Урта Азиягә качкан. Аның качуы, партия өчен дошман булган якка күчүе Башкортстан Республикасы статусы түбәнәюенә китергән. Бу 2020 елның маенда булган вакыйгалар. Татарлар да башкортлар кебек дошман ягына күчмәсен, аларга башкортларга биргән кебек вазифаларны бирмик, Башкортстан армиясе, органнары таратылды дип, татарларга да шик белән карый башлыйлар. Әйтергә кирәк, татарлар да Башкортстан Республикасын оештыруда зур роль уйнаган. Зәки Вәлиди белән бергәләп хәрәкәттә катнашкан татарлар күп булган. Менә бу республиканы оештырганда булган вазгыять бу. Бер яктан, объектив вазгыять бу – татарга шик белән карау, аның сәяси роленнән курку, шул ук вакытта Сәетгалиевның да роле юк түгел. Сәетгалиевны кара буяу белән генә күрсәтү дә дөрес булмас. Республиканы оештырганда эше күп булган. Кешеләрне җыю, съезд җыю, резолюция кабул итү, документларны формалаштыру, беренче хакимият органнарын формалаштыру. Боларны ул башкарып чыга алган. Чынлыкта, республиканың беренче җитәкчесе булырга лаеклы кеше Мирсәет Солтангалиев була алыр иде. Аның өчен мондагы бөтен татарлар тавыш бирер иде. Аны лидер итеп күргәннәр, кызганыч, аннан курыкканнар, җитәкче итеп куймаганнар, чөнки аның абруе татарлар арасында гына түгел, башка мөселман халыклары арасында да беленгән булган. Ул Мәскәүдә ТАССР вәкиле ролендә генә булган. Ул хәзерге вакытта ислам социалистик хәрәкәтенең төп идеологы булып санала. Солтангалиев Татарстанның территорияләрен зурайту өчен дә, статусы өчен дә көрәшә, тик аны 1923 елда кулга алалар. Шуннан соң Татарстанның үз статусын күтәрүгә өмете сүнә. Кашшаф Мохтәров вакытында елга буйларында татар авыллары барлыкка килә
Кашшаф Мохтаров чыгарган беренче карар икетеллелек буенча. Сәетгалиевлар вакытында да татар теле кулланылган, әмма рәсми яктан татар теленең чын дәүләт статусына ия булуы Кашшаф Мохтәров вакытында гына булган хәл. 1921 елның 25 июнендә шул канун чыга. Кашшаф Мохтәров җитәкләгән вакытта бу канун тормышка ашырыла. Мәктәпләрдә татар теле укыту кертелә, элмә такталар ике телдә языла башлый. Бөтен төп документлар татар телендә басыла башлый. Татар мәктәпләренең челтәре булдырыла. Мәгарифкә өстенлек бирелә. Кашшаф Мохтәров вакытында татар телендә югары белем барлыкка килә. Дөньяви университетларда татар бүлекләре ачыла. Шундый системаны булдырып, татарларга мөмкинлекләр ачыла. Кашшаф Мохтәров - Югары Ослан районында Идел буена татарларны күбрәк күчереп утыртырга тырышкан кеше. Татарларның патша, монархия вакытында хокуклары нык бозылган, чикләнелгән була. Бу гаделсезлекне юкка чыгару өчен, телләр, мәгариф челтәрен булдыру буенча берничә закон гамәлгә кертелә. Казан яулап алынгач, татарлар елга буйларыннан, бай җирләрдән куылган. Бу фактны совет дәүләте таныган һәм, гаделсезлекне бетерү өчен, Казан тирәсендә елга буйларында татар авыллары барлыкка килгән. Югары Ослан районында Кызыл Байрак, тагын берничә авыл бар. Казан тирәсендә Чыңгыз бистәсе барлыкка килә, ул бүгенге Нагорный бистәсе, ул татар бистәсе итеп булдырылган. Татар тарихының гаделсез битләре ачыла башлый. Сәяси вазгыять ачылган вакыт нәкъ Кашшаф Мохтәров чорында була. Шулай ук бу вакытта Академия үзәге оештырыла. Ул бүгенге Татарстан Фәннәр академиясенең нигезе. Ул вакытта татарлар тарихы, фольклоры буенча күп кенә чыганаклар җыела. Кыскасы, Кашшаф Мохтәров милли җанлы сәясәтче булган, хәзер андыйлар сирәк. Ул татарның мәнфәгатьләрен беренче урынга куйган. Бу чорда, Гражданнар сугышы, ачлык, авырулар, тулы җимереклек чорыннан соң, Татарстан икътисади яктан да торгызыла башлый. Хәтта Казанда трамвай да йөрмәгән булган бит, чөнки мөмкинлек, акча булмаган, бернинди биналар да төзелмәгән. Кашшаф Мохтәров вакытында республика әкренләп тернәкләнә башлый. Кеше тыныч тормышта яши башлый, байлык җыю мөмкинлеге барлыкка килә. Ул вакытта илдә яңа икътисади сәясәт тормышка ашырылырга тотына. Ленинның, башкаларның да монда роле зур. Бу елларда инициативаларны Хөкүмәт чыгарган, ләкин кануни, парламент ягыннан Борһан Мансуров, Рәүф Сабиров кабул иткән.
Хакимияткә килгәч, Хаҗи Габидуллин 3-4 ел җитәкчелек итә. Республика ул вакытта торгызылуын дәвам итә. Беренче зур предприятиеләр планлаштырыла. Аграр республикадан аграр индустриаль республикага әверелергә тиеш дигән курс тормышка ашырыла башлый. Ул вакытта Казанда зур мех фабрикасын төзү планга керә. Бу план киләсе җитәкче Шәйгардан Шәймәрданов вакытында тормышка ашырыла. Шәймәрданов — уң коммунистлар тарафдары. Кыска гына вакыт җитәкчелек иткәч, аның турында күп сөйләп булмый. Хөкүмәткә килгәнче аның ТАССР Үзәк башкарма комитеты рәисе булганы билгеле, — диде Фәйзрахманов.
Кызганыч, 1950-60 елларда татар телендә югары белем бетерелә башлый. Без әле бүген 1920 елларда булган дәрәҗәгә, татар теле икенче дәүләт статусы дәрәҗәсенә дә җитмәдек. Кашшаф Мохтәров вакытында бөтен чиновниклар татар телен өйрәнергә, документация татар телендә алып барылырга тиеш булган. Кызганыч, бүген андый дәрәҗәгә барып җитә алмадык. 1930 елларда милли хокуклар, казанышлар юкка чыгарыла башлый. 1940-50 елларда инде бөтенләй юк була, — диде. Айрат Фәйзрахманов бу җитәкчеләрнең барысы да репрессиягә эләгүен, я утырып чыгуларын, я атылуга дучар булганнарын әйтте.
1. Сәхибгәрәй Сәетгалиев (сентябрь 1920—1921) 2. Кашшаф Мохтәров (1921—1924) 3. Хаҗи Габидуллин (1924 — сентябрь 1927) 4. Шәйгардан Шәймәрданов (сентябрь 1927—1928) 5. Кәримулла Исмаев (1928—1930) 6. Кыям Абрамов (1930 — июль 1937) 7. Әхмәтсафа Дәүләтьяров (сентябрь — декабрь 1937) 8. Әмин Тынчеров (март 1938—1940) 9. Сөләйман Гафиатуллин (1940—1943) 10. Сәид Шәрәфиев (1943 — март 1946) Иң кызыклы язмалар - Интертат Telegram-каналында Подробнее: https://intertat.tatar/news/story_/25-05-2020/tassrny-berenche-it-kchel-re-respublika-nigezen-kemn-r-t-zeg-n-5744639 | |
| |
Караулар: 386 | Загрузок: 13 | |
Всего комментариев: 0 | |