Русия милләте, «чын» тарих һәм патриотизм

кремль

08.11.2016

чыганак: "Безнең гәҗит", 

Русиядә яшәүче халыкларның милли йөзләрен бетерү өстендә эш дәвам итә. Әстерханда узган утырышта Илбашы Владимир Путин «Бердәм Русия милләте» турындагы махсус канун кабул итү тәкъдимен хуплап чыкты.

Исеменнән аңлашылганча, сүз ясалма рәвештә яңа суперэтнос барлыкка китерү хакында бара. Ягъни син татар, якут, мари, чуаш, башкорт, хәтта урыс та түгел, ә беренче чиратта «русияле» булачаксың. Үзеңнең туган милләтең исә икенче планда калачак. Шулай итеп, инде ничә еллар буе гамәлдә алып барылган сәясәт (биредә паспортларда «милләт» графасын төшереп калдыруны телгә алу да җитә), канун төсмере алып, рәсмиләштерелә. Димәк, закон үтәлеше өчен җаваплы түрәләр, бюджетлар, программалар һ.б. да барлыкка киләчәк.

Әнә, әле былтыр гына төзелгән Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык (ярый ла әлегә «милләтләр» дип күплек санында күрсәтелгән), утырышта Президент катнашуыннан файдаланып, үзенә өстәмә вәкаләтләр даулый башлаган инде. Мисал өчен, агентлык 10 миллионлык мигрантлар армиясен «Русия шартларына яраклаштыру» эшен үз өстенә алмакчы. Моннан тыш, чит илдә яшәүче һәм туган якларына кайтырга теләгән ватандашларга ярдәм итүне дә үзләренә йөкләүне сорыйлар – хәзер бу юнәлеш өчен Тышкы эшләр министрлыгы һәм Россотрудничество дигән махсус ведомство җаваплы. Бу тәкъдимнәр тормышка ашырылган очракта, илдә яңа суперминистрлык барлыкка киләчәк, ди белгечләр.

Ул гына да түгел, Русия гражданнарын хезмәт ресурслары күп булган төбәкләрдән кул көче җитешмәгән җирләргә (мәсәлән, Ерак Көнчыгышка) күчерү турында да уйланалар. Моның өчен махсус дәүләт программасын булдыру күздә тотыла. Мәҗбүри булмаса, ярый инде. Югыйсә, тарихыбызда андый тәҗрибә дә бар.

Тарих дигәннән, Әстерхандагы җыелыш алдыннан гына Русиянең Куркынычсызлык советы (!!!) 6 тарихи вакыйганы фальсификацияләүдән сакларга кирәк, дип тапкан. Алар арасында: Советлар Союзы белән Русия империясендәге милли сәясәт һәм аның белән бәйле булган «колониаль мәсьәлә» хакында сүз кузгату; Икенче бөтендөнья сугышы вакытында СССРның фашизмны җиңүдәге роле; Молотов-Риббентроп пакты; ГДР, Венгрия, Чехословакия һәм башка социалистик илләрдә күзәтелгән сәяси кризис; 1917нче елгы Октябрь революциясе атала.

Куркынычсызлык советы тарихи хәтерне чит илләр йогынтысыннан саклый торган дәүләт үзәген булдыру яклы. Аңа охшаш комиссия 2012нче елны бетерелде. Хәер, андый үзәк вазыйфаларын күптән түгел Путин указы белән оештырылган «Ватан тарихы» фонды алырга мөмкин. Аны Тышкы эзләнү хезмәте (!!!) башлыгы Сергей Нарышкин җитәкли.

Заманында Владимир Путин: «Патриотизм – Русиянең милли идеясе», – дип белдергән булган. «Акыллыбашлар» аның бу сүзләрен бик теләп күтәреп алды һәм яңадан-яңа, шулай ук «акыллы» идеяләр алга сөрергә тотынды. Әйтик, югары уку йортларында милли тәңгәллекне (национальная идентичность) булдыру дәресен кертергә тәкъдим ителә. Шул хактагы резолюция язма башында телгә алынган федераль агентлык тарафыннан Мәгариф һәм фән министрлыгына юлланган инде. Документ Гомумрусия проректорлар конгрессы белән берлектә әзерләнгән. «Илнең барлык почмакларында да яшь буында гражданлык кыйммәтләре бертөрле тәрбияләнергә тиеш, – дип аңлата агентлык вәкиле Айказ Микаелян. – Патриотлык хисе милли тәңгәллекне формалаштыру өчен идеологик нигез булып тора».

Менә шулай. Акыллы сүзләр артына качып, җиде аршынлы адымнар белән СССР заманына кире кайтабыз. Алга бару турында бездән соң киләчәк буыннар уйлар, дияр идең, аларны да хакимият үзенең калыбына салып үстерергә җыена шул…

Мансур ХАФИЗОВ