Рөстәм Миңнеханов
Миңнеханов.jpg
Туган телдә исем Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Röstäm Nurğäli ulı Miñnexan
Туган 1 март 1957 (63 яшь)
ССРБРСФСРТАССРБалык Бистәсе районыЯңа Арыш
Яшәгән урын Патрис Лумумба урамы[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Әлма-матер Русия дәүләт сәүдә-икътисад университеты[d]
Һөнәре сәясәтче, икътисадчы
Сәяси фирка Бердәм Русия
Җефет Гөлсинә Әхәт кызы (1969), эшмәкәр
Балалар уллары Ирек (19892013),
Искәндәр (
2008)[2]
Ата-ана
  • Нургали Миңнехан улы Миңнеханов (әти)
  • Вәсига (әни)
Бүләк һәм премияләре

4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены

Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале

Александр Невский ордены "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" ордены2-нче дәрәҗә «Дан һәм Намус ордены» (РПЦ)«Астанага 20 ел» медале (Казакъстан)Салават Юлаев ордены (БР) - 2019
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре докторы[d]

Commons-logo.svg Рөстәм Миңнеханов Викиҗыентыкта

Рөстәм Нургали улы Миңнеханов (1957 елның 1 мартыЯңа Арыш авылы, Балык Бистәсе районыТАССРРСФСРССРБ) — сәясәт эшлеклесе. «Татнефть» ААҖ мөдирләре шурасы җитәкчесе. Татарстан республикасының икенче президенты. Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Шурасы рәисе.

Биография

Рөстәм Миңнеханов 1957 елның 1 мартында ТАССР-ның Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туа.

Өйләнгән, ике улы бар иде.

Белеме

  • 1978 елда «мөһәндис-механик» квалификациясе алып, «авыл хуҗалыгын механизацияләү» белгечлеге буенча Казанда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.
  • 1986 елда «товар белеме һәм азык-төлек товарлары белән сәүдә итүне оештыру» белгечлеге буенча «югары квалификацияле товар белгече» квалификациясе алып, Мәскәүдә совет сәүдәсенең читтән торып уку институтын тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеге

2010 елның 22 гыйнвар көнне Русия президенты Дмитрий Медведев Татарстан президенты вазыйфасына «Бердәм Русия» фиркасе тарафыннан тәкъдим ителгән өч намзәт арасыннан Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнехановны сайлап алуы турында белдерде.[3] 4 февраль көнне Татарстан Дәүләт Шурасы депутатлары республика хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнехановка бертавыштан президент вәкаләтләрен бирде.[4]

2010 елның 25 март көнне Рөстәм Миңнеханов Казанда үткән махсус тантанада ант китергәннән соң Татарстан президенты вазыйфаларын үтәүгә кереште[5][6].

Фәнни дәрәҗәсе

  • Икьтисади фәннәр докторы (2003)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • Дуслык ордены (2002 ел22 июль, 756-нчы номерлы РФ Президенты Указы);
  • «Ватан алдында тәкъдир ителерлек хезмәтләре өчен» IV дәрәҗәдәге Орден (2007);
  • «Татарстан Республикасы алдында тәкъдир ителерлек хезмәтләре өчен» Ордены (2007 ел1 март, №УП-120-нче номерлы ТР Президенты Указы);
  • «Санкт-Петербургның 300 еллыгы истәлегенә» медале (2003);
  • «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005).
  • Тыва Республикасы ордены (2016 ел1 июль)[7]
  • II дәрәҗә Столыпин медале (2017 ел1 март)[8]
  • 2-нче дәрәҗә «Дан һәм Намус ордены» (ru) (РПЦ2017)[9][10] — «зур иҗтиһадлы хезмәтләре өчен».
  • Александр Невский ордены (2017)[11]
  • «Астанага 20 ел» медале (Казакъстан) (2018)[12]
  • Islamic Economy Award премиясе (ДөбәйБГӘ) — «ислам икътисадын үстерү өлкәсендәге уңышлары өчен»[13]
  • «Русия сәнгать академиясе каршындагы казанышлары өчен» медале (РФ сәнгать академиясе)[14]
  • 2019 — Салават Юлаев ордены (БР) — «Башкортстан Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә керткән зур өлеше өчен»[15].

Гаиләсе

Хатыны Гөлсинә Әхәт кызы, уллары Ирек (19892013), Искәндәр (2008).