Минтимер Шәймиев
RIAN archive 395745 President of the Republic of Tatarstan Mintimer Shaimiyev.jpg
Туган телдә исем Минтимер Шәрип улы Шәймиев
Туган 20 гыйнвар 1937 (83 яшь)
Әнәк, Калинин районы Татарстан АССРРСФСРСССР
Яшәгән урын Маяковски урамыКазан
Милләт татар
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Русия
Әлма-матер Казан дәүләт аграр университеты
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасеЙортыбыз – РусияБөтен Русия һәм Бердәм Русия
Җефет Сәкинә Шакир кызы Шәймиева (1939-2018)
Балалар уллары Айрат (1962)
Радик (1964)
Ата-ана
  • Шаһишәрип Шәймөхәммәт улы Шәймиев (әти)
Бүләк һәм премияләре РФ Хезмәт Каһарманы (2017)

1 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены

2 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены

3 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены

4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены

Ленин ордены Октябрь Инкыйлабы ордены Хезмәт Кызыл Байрагы ордены Халыклар дуслыгы ордены

Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале

«ТАССРның 100 еллыгы» медале һәм бүтән.
Сайт http://shaimiev.tatar.ru/

Commons-logo.svg Минтимер Шәймиев Викиҗыентыкта

Минтимер Шәрип улы Шәймиев (20 гыйнвар 1937[3] (83 яшь), Әнәк, Калинин районы[d]Татарстан АССРРСФСРСССР) — Татарстан Җөмһүриятенең беренче президенты (19912010), Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе (2010 елдан).

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Минтимер Шәрип улы Шәймиев 1937 елның 20 гыйнварында хәзерге Актаныш районы Әнәк авылында крестьян гаиләсендә туа.

М. Ш. Шәймиевнең бабасы — Шәймөхәммәт урта хәлле, таза тормышлы игенче булган. Коллективлаштыру елларында, кулак дип санап, аны йортыннан, мал-туарларыннан мәхрүм иткәннәр. Минтимер Шәриповичның атасы — Шәһишәрип ага Шәймиев бөтен гомере буена авыл хуҗалыгында эшли (26 ел дәвамында күмәк хуҗалык рәисе булып тора).

1954 елда М. Ш. Шәймиев Пучыда урта мәктәпне тәмамлый һәм Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Казан авыл хуҗалыгы институтының механикалаштыру факультетын тәмамлаганнан соң (1959) авыл хуҗалыгын механикалаштыру өлкәсендә эшли.

1991 елның 12 июнендә Татарстан Республикасының беренче Президенты итеп сайлана. Татарстанның күпмилләтле халкы республикада тынычлык һәм иминлекне ныгыту, катлаулы социаль-икътисадый проблемаларны хәл итү буенча М. Ш. Шәймиев тырышлыгына югары бәя бирә. Ике мәртәбә (1996 елның 24 мартында һәм 2001 елның 25 мартында) ул яңадан Татарстан Республикасы Президенты итеп сайлана.

19942001 елларда Русия Федерациясенең Федераль Мәҗлесенең Федерация Шурасы әгъзасы.

2005 елның 25 мартында Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин күрсәтүе буенча, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан М. Ш. Шәймиевкә Татарстан Республикасы Президенты вәкаләтләре бирелә.

Русия Федерациясе Дәүләт Советы әгъзасы (20002001 елларда Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы).

2001 елның 1 декабреннән «Бердәм Русия» партиясенең Югары Советы рәистәше.

Татарстан Республикасы Президенты М. Ш. Шәймиевның вәкаләтләр чоры 2010 елның 25 мартында бетте. 

2010 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе итеп билгеләп куелды.

2010 елның апреленнән «Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика Фонды» коммерциячел булмаган оешмасының Попечительләр Советы Рәисе булып тора.

Русиянең Иҗтимагый телевидениесе Советы әгъзасы. Русия тарих җәмгыяте әгъзасы.

Өйләнгән, хатыны Сәкинә Шакир кызы, ике улы — Радик һәм Айрат.

Бүләкләр

Дәүләт бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җәмәгать бүләкләре

  • Татар халкының Кол Гали исемендәге Халыкара бүләге лауреаты;
  • Русия Федерациясе Журналистлар берлегенең «Матбугат белән аралашкандагы ачыклыгы өчен» премиясе;
  • Русия Федерациясе Сәүдә-сәнәга палатасының җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча Русия ассоциациясе тарафыннан булдырылган «Көмеш укчы» дигән беренче милли премия лауреаты;
  • 19971998 еллар сезоны йомгаклары буенча «Русиянең театр сәнгатенә ярдәм иткән өчен» номинациядә «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты; «Ел Президенты» номинациясендә «Руссия Милли Олимпы» премияләре (20012004) лауреаты.
  • 2004 елда «Русия Милли Олимпы» бүләгенең «Батырлык һәм намус өчен» ордены иясе.
  • 2001 елның июнендә ЮНЕСКО-ның генераль директоры Коитиро Мацуура М. Шәймиевкә мәдәни-тарихи хәзинәләрне саклауга зур өлеш керткән өчен Әбугалисина исемендәге көмеш медаль тапшырды.
  • 2004 елның февралендә Президент икенче дәрәҗә «Ахьдз-апша» ордены белән бүләкләнде.
  • 2005 елның мартында Русия Федерациясе һәм ЮНЕСКО арасында хезмәттәшлеккә шәхси өлеш керткән өчен диплом һәм «Русия — ЮНЕСКО»-ның истәлекле медале белән бүләкләнде.
  • 2005 елның июнендә I дәрәҗәле «Әл-Фәхр» мактау ордены белән бүләкләнде.
  • 2005 елның июлендә — рус православие чиркәвенең I дәрәҗәле «Изге» Сергий Радонежский ордены белән бүләкләнде.
  • Казакъстан Беренче Президентының Тынычлык һәм алгарыш дәүләт премиясе лауреаты (2005).
  • 2005 елда «Руссияне олылыйк» Минин һәм Пожарский ордены.
  • 2007 ел өчен Король Фейсал исемендәге халыкара премиясе лауреаты.
  • 2008 елда Олимпия хәрәкәте үсешенә зур өлеш керткәне өчен Олимпия ордены белән бүләкләнде.
  • Казан шәһәренең Мактаулы гражданы (2005),
  • Алтай Республикасының Мактаулы гражданы (2007).