09.08.2020, 16:31 | |
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның программ мәкаләсендә сүз татар милли үзаңы, традицияләргә тугрылык, киләчәккә ышаныч турында бара. Зыялылар бу уңайдан нинди фикерләр җиткерә.
Озак уйланулардан соң, фикерләшүләрдән соң туган язма дип уйлыйм. Чөнки монда үткәннәрне барлау да, бүгенгене күзаллау да, киләчәкне уйлау да бар. Бүгенге глобальләшү, чикләр җуелган заманда, милли тәңгәллекне саклап калу, чыннан да, кыен. Рөстәм Миңнеханов милләтне саклап калу юлларын билгели. Мәдәниятне, телне саклауга басым ясала. Күренекле татар журналисты, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев Рөстәм Миңнехановның мәкаләсен шатланып каршы алуын әйтте.
Татарларның үзара русча сөйләшә башлавы бик шомлы хәл бит. Үз милләтен якламаган кеше кыйбласыз була. Татар халкы Президент әйткән идеягә иярергә тиеш. Әгәр Миңнеханов тирәсендә йөргән түрәләр, татарның элитасы, мәкаләне укып, Президент кебек уйлый башласалар, бик яхшы булачак. Читтәге татарларны саклау да Татарстанның миссиясе дип әйтә Президент. Бу - бик кыю фикер. Чыннан да, Татарстан барлык татарларның беренче таянычы. Мин моны сайлау алды өчен генә язылган сүзләр дип әйтмим, чөнки Татарстандагы барган үзгәрешләрне халык хуплый, аны әлеге мәкаләдән башка да сайларлар иде дип уйлыйм. Татарларның йөзен сакларга кирәклеген аңлаган кешенең фикерләре бу, — диде Римзил Вәлиев. Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның милли темага тирәнтен керүе аның олы сәясәтче булуын күрсәтә.
Татар халкының стратегиясе турында күп кенә сүзләр әйтелдә. Минемчә, бу бик мөһим тезисларның берсе. Ике ел элек тә Рөстәм Миңнеханов татар халкына мөрәҗәгать итеп, бу документны бергәләп әзерләргә чакырды. Казанның 2нче татар гимназиясе директоры, Татарстанның Халык укытучысы Камәрия Хәмидуллина Президентның милли мәсьәләләр турындагы язмасында милли мәгарифкә зур игътибар бирелгәнен искәртте.
Халыкка Президентның шушы чыгышы кирәк иде, чөнки бу җәмгыять сулышы. Телләрне саклау комиссиясе дә эш юктан гына төзелмәгән. Аның әгъзаларына да күрсәтелгән юл бу. Мин аны шулай кабул итәм. Куркып, әле уңга, әле сулга борылып карап, болай булса, тегеләй булса нәрсә булыр микән дип уйланып торыр чак түгел. Шушы ук комиссиянең нигезләмәсендә дә нәрсә эшлисе бик дөрес язылган. Чит ил татарларының телне саклау мәсьәләсе дә игътибарга лаек. Чит ил татарларының телне саклау дәрәҗәсен без эталон итеп ала алмыйбыз. Без чит ил татарларының телне саклауга омтылышын маяк буларак кабул итә алабыз. Алардагы омтылыш телнең, милли традицияләрнең кеше өчен ни дәрәҗәдә кыйммәт икәнен күрсәтә. Татар телен саклый торган урын — Җир шарында бары Татарстан гына. Бүтән җирдә татар мәктәпләре ачып, фәннәрне укытып телне саклап булмый, — дип фикерен белдерде Камәрия Хәмидуллина. Танылган археолог, тарих фәннәре докторы, Татарстанның Фәннәр академиясе әгъзасы Фаяз Хуҗин да мәкаләне укып чыккан.
Һәркемгә аңлаешлы телдә язылган җыйнак кына, шул ук вакытта тирән эчтәлекле мәкалә бу. Халкыбызның киләчәге булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк? Президент шушы сорауга җавап бирергә тырышы. Аның төп фикере — бөтен нәрсә үзебездән тора, әмма хөкүмәт ярдәме дә кирәк. Мин аның белән килешәм. Россиянең Халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты профессоры Венера Ганиева Рөстәм Миңнехановның милләтебезнең киләчәген кайгыртып язган мөрәҗәгате белән тулысынча килешүен белдерде.
Без миллилекне, телебезне, милли йолаларыбызны саклауга барыбыз да бертигез бурычлы! Республикабызда телне, милләтне саклауга зур эш башкарыла. Бигрәк тә читтә яшәүче татарларны берләштерүче Бөтендөнья Татар Конгрессының, аның канаты астында эшләүче Бөтендөнья «Ак калфак» хатын-кызлар оешмаларының кирәклеген һәм алып барган эшен югары бәяләр идем. Татар милләте беркайчан да бетмәс, иманым камил! — дип хисләре белән уртаклашты Венера Ганиева. Драматург, «Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе һәм баш режиссеры Илгиз Зәйниев фикеренчә, Рөстәм Миңнеханов милли мәсьәләләр турындагы язмасында милләт белән бер юнәлештә булуын белдерде.
Чыганак:: https://intertat.tatar/news/politics/26-07-2020/halykka-bu-chygysh-kir-k-ide-r-st-m-mi-nehanov-m-kal-se-u-aennan-zyyalylar-fikere-5759314 | |
| |
Караулар: 426 | Загрузок: 0 | |
Всего комментариев: 0 | |