Нәрсә ул ГКЧП?
19.08.2020, 23:21

 


СССРның вице-президенты Геннадий Янаевның куллары калтыраган хәлдә ГКЧП төзелүе турында игълан итүе бу фетнәнең символына әйләнә.


1991 ел башында президент Михаил Горбачев җитәкчелегендәге үзәк хакимият көчен югалта бара. Республикалар мөстәкыйльлек таләп итә, халыкның сәяси активлыгы арта. Җитәкчелектәге бер төркем илдә гадәттән тыш хәл кертеп, элекке заманны кире кайтарырга тели. ГКЧП әгъзалары СССР Президенты Михаил Горбачев тарафыннан үткәрелгән үзгәртеп кору сәясәтенә һәм СССРны суверен дәүләтләрнең конфедератив Союзына үзгәртеп коруга каршы чыгыш ясыйлар.

1991 елның 19 августында иртәнге 6да «Совет җитәкчелеге мөрәҗәгате» чыга. Михаил Горбачевның сәламәтлеге аркасында СССР Президенты вазыйфаларын башкара алмавы һәм бу вәкаләтләрен СССР вице-президенты Геннадий Янаевка бирелүе әйтелә. Телевидение яңалыклар күрсәтүне туктата һәм «Аккош күле» балетын күрсәтә башлый.

ГКЧП президент Михаил Горбачевны Кырымдагы дачасында тоткарлый, илдә митинг һәм забастовкаларны тыя. Шул ук көнне иртән Мәскәүгә армия кертелә.

Халык хәрби техниканы кертүгә каршы чыга. РСФСРның Югары Советы рәисе Борис Ельцин ГКЧП белән хезмәттәшлек итүдән баш тарта һәм халыкны ГКЧПны бәреп төшерергә, демократик казанышларны якларга өнди. Ак йорт янында 200 меңгә якын кеше җыела.

Ельцинны яклап демонстрациягә чыгучыларның басымы астында һәм җитәкчелектән төгәл боерыклар булмау сәбәпле, армия сафларында таркаулык барлыкка килә. Ак йортка каршы торган танк батальоны, Ельцинны яклап, ГКЧПга каршы борылып баса.

Шәһәргә чыккан армия һәм халык арасында каршылык өч көн дәвам итә. Урамдагы каршылык вакытында өч кеше һәлак була.

ГКЧП җиңүгә ирешә алмый. 21 августта Язов армияне Мәскәүдән чыгарырга дигән фәрман бирә. Шул ук көнне кич Янаев ГКЧПның таралуы турында карар чыгара. СССРны саклап калырга теләү кире нәтиҗә бирә — ил тарала.


Әлеге көннәрне тарих китапларына «Август путчы» дип кереп кала. Аның җитәкчеләрен кулга алалар. Бик озаклап тикшерү эшләре бара һәм аларны 1993 елның январендә азат итәләр. 1994 елның май аенда ГКЧП вәкилләренә амнистия игълан ителә.

Бу сәер, билгесезлек белән камап алынган көнне искә төшереп, социаль челтәрләрдә дә ел саен истәлекләр пәйда була. Күпләр бу көнне радио тыңлаган, телевизор караган, нәрсә булыр икән дип борчылган.

Без 1991 елның 19 августы ничек истә калды һәм ГКЧП нәрсәгә китерде дигән сорауларыбызны танылган шәхесләргә юлладык.

«ГКЧП бөтенесен дә тар-мар итте»
Индус Таһиров, күренекле татар галиме, профессор, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе:

Ничек кенә хәтерлим мин ул көнне. Без Мәскәү белән үзебезнең Татарстанның статусы турындагы уңышлы сөйләшүләрдән соң кайтуга менә шушы ГКЧП булды. Сөйләшүләр 12-16 август көннәрендә иде. Әгәр дә ГКЧП булмаган булса, без инде, яңа Союзның килешүенә Татарстан мөстәкыйль рәвештә кул куярга тиеш дип килешкән идек. Фикергә генә килеп түгел, ә беркетмәсен үк төзеп, җиңеп кайттык. Ә менә ГКЧП бөтенесен дә тар-мар итте: шуннан соң СССР бетте. Безгә шунда берничә көн җитмәде.

Әгәр дә ГКЧП булмаган булса, без инде, яңа Союзның килешүенә Татарстан мөстәкыйль рәвештә кул куярга тиеш дип килешкән идек. Фикергә генә килеп түгел, ә беркетмәсен үк төзеп, җиңеп кайттык. Ә менә ГКЧП бөтенесен дә тар-мар итте: шуннан соң СССР бетте. Безгә шунда берничә көн җитмәде.
Алай гына да түгел, Татарстанны ныклап гаепләүләр, ГКЧПны яклап чыкты дип Шәймиевка каршы, Мөхәммәтшинга каршы һөҗүм, гаепләүләр башланды. Радио-телевидениедән Шәймиевка каршы бик каты чыгышлар барды ул заманда. Мин ул вакытларда радиодан чыгыш ясап, хәлнең нәрсәдә икәнен аңлатып, Татарстанның үз позициясен яклап, халыкара тынычлыкны саклап калуны беренче урынга куелуын хәбәр иттем. Һәм Шәймиев шушы эшне ныклап башкарды дип сөйләдем, халыкка аңлаттым. Шуннан соң үземне дә гаепләп чыга башладылар. «Вечерняя Казань» газетасында «Профессор защищает президента» дигән мәкалә дә чыкты. Без Татарстанны да, аның президентын да якларга тиешбез дигән фикердә калдым һәм бу фикер белән бүген дә яшим.

Без Татарстанны да, аның президентын да якларга тиешбез дигән фикердә калдым һәм бу фикер белән бүген дә яшим.
Рәфыйк Мөхәммәтшин, тарихчы, сәясәт фәннәре докторы, профессор, Россия ислам институты ректоры:

ГКЧПның нәрсә икәнен ул вакытта көнендә генә үк аңлау шактый авыр иде. Аның мәгънәсен аңлау бераз соңрак килде. Ул заманда, гомумән, көнендә үк нәрсә булганын аңлаучылар сирәк булгандыр дип беләм. Булса да, бу процесста катнашучылар гына. ГКЧПны илдә ниндидер үзгәрешләр кертүгә юнәлдерелгән процесс буларак кабул иттеләр. Мин дә шулай дип уйлыйм. Аның нәтиҗәләре булып өлгермәде. Әгәр дә ул алга таба да барса, үзгәрешләр булыр иде. Шуңа күрә зур үзгәрешләр булмады, сәяси процесслар үз кысаларына керде дип уйлыйм. Вакыйгалар булды, әмма ниндидер зур йогынты ясады дип әйтмәс идем. Зур югалтулар, зур уңышлар турында да сөйләп булмый.

Татарстанны аерым дәүләт буларак күз алдына китерү шактый авыр, чөнки Россиянең эчендә үк урнашкан. Дәүләт булу өчен аның башка илләр белән чикләре булу да мөһим. Әлбәттә, ул 90нчы елларда Конституция нигезендә Россия составындагы дәүләт буларак расланды, килешү төзелде. Индус Ризакович белән килешергә була торгандыр. Ул процесслар әкренләп барды, бер көнлек ГКЧПның нәтиҗәсе буларак кына түгел.

Римзил Вәлиев, күренекле татар журналисты, җәмәгать эшлеклесе:

Ничек хәтерләмисең инде. Сәгать алтыда радио кабызсам, шунда ГКЧП карарын ишеттем дә шаккаттым. Бик шомлы булды ул көн.

Без Казан милли-мәдәни үзәгендә утыра идек: «Дөнья» газетасы, «Ватан» җәмгыяте. Көне буе кешеләр бик аптыраган халәттә иделәр. Шул көнне Новороссийскидан шалтыраттылар. Бер төркем татар яхтсменнары кораб белән Төркиягә чыгып киткәннәр иде. «Нишлик икән?» — дип сорыйлар. «Йөзегез, егетләр, бу озакка бармас», — дидем мин.

Берни дә аңлашылмый иде. Көне-төне радио тыңладык. Мин чит ил радиосын - «Азатлык»ны тыңладым. Кич белән Янаевның куллары калтыраганын телевизордан күрдек. Куркыныч иде. Яңа хакимият килә дип шатланучылар да булгандыр. Кая бара бу эш, Татарстанны бетерәләрме икән дигән курку, шомлану булды.

Шул ук көнне кич белән Ирек мәйданында митинг булды. Бер төркем студентлар урам буйлап киттеләр, ләкин аларны университет буенда туктаттылар. ГКЧПга каршы тавышлану булды бераз һәм аларның бер-икесен кулга да алдылар бугай. Без серле генә итеп бер якка да авышмаска тырышып йөрдек.

«Файдасы да, зарары да булмады»
Атлас Гафиятов, «Татарстан яшьләре» газетасы баш мөхәррире:

Каян истә тотып бетерәсең, 30 ел үткән бит инде. Кеше бит гел үзгәрешләр көтеп яши. Без дә үзгәрешләр көттек, башта нәрсә булып бетәсен белмәдек. Революция ясап түгел, ә законлы төстә алыштырырга кирәк хакимиятне.

Һәрбер җитәкчене карасаң, уңай яклары да, кимчелекләре дә бар. Горбачев вакытында ниндидер үзгәрешләр кирәк иде, әлбәттә. Үзгәрешләр булып торырга, ил, система, җитәкчеләр һәм кан да үзгәреп торырга тиеш. Ләкин яхшы якка гына булсын.

ГКЧПның хакимиятне алу ысулы дөрес түгел. Аны бит демократик юл белән дә алып була иде, бу дөрес юл түгелдер дип уйлыйм. Файдасы да булмады аның, зарары да.

Камил Кәримов, язучы-сатирик:

Мәйдандагы ыгы-зыгы яхшы күз алдында калган. Без үзебездән үзебез ниндидер тамашачыга әверелдек: күсәкләр күтәреп йөрмәдек, ач торучылар исемлегенә дә кермәдем. Көнебез шунда үтте. Бер карасаң, матбугат кешесе буларак, кызыксыну да көчле, аннары язмыш та хәл ителә иде. Әллә нәрсәләр булырга мөмкин иде бит. Без һаман да иске хакимият кайтырга тиеш дип өметләнә идек. Бөек җитәкчеләребезгә, аларның исеменә ышандым шәхсән үзем. Саклап калырлар иде кебек СССРны. Менә шундый халәт хәтердә тора.

Кешене ымсындырып кына алды ул ГКЧП, аның файдасы да, зарары да булмады.

«ГКЧП булды»
Дамир Исхаков, этнолог, тарих фәннәре докторы:

Мин ул вакытта Обком бинасында идем. Шунда хәбәр килеп җитте. ГКЧПга төрле карашлар булды, киңәшләшә башладык. Без Татарстанның карашын аңа белдермәскә дә тырышып карадык. Безнең фикергә колак салмадылар. Анда президент аппаратыннан берничә кеше катнашыннан ГКЧПны яклаучылар да булды. Татарстан бу хәлдә әзрәк көтеп торырга тиеш дигән иде безнең фикер. Алга таба нәрсә булачагын карарга, чөнки җиңәчәге билгеле түгел иде. Төп нәтиҗәсе — СССР таркалды. Татарстан өчен бу файдалы булмады, чөнки без союздаш республика булырга уйлаган идек. Төп идея шул иде.

Ләбиб Лерон, язучы, шагыйрь, журналист:

Ул көнне мин улым Бәхтияр туды дигән сөенеч белән язучылар союзы бинасына килгән идем. Яхшы хәтерлим. Шагыйрь Рөстәм абый Мингалим бүлмәсенә язучылар җыелышып кереп утырганнар иде. Бөтенесе дә кап-караңгы чырай белән утыралар. Мин үземчә сөенеч алам, котлыйлар үзләре, йөзләрендә бераз да шатлык юк. «Нәрсә булды соң?» — дигәнгә, «ГКЧП булды», — диделәр. Менә шулай истә калды. Борчулы сөйләшүләр булды ул көнне. Киләчәктә нәрсә булыр дип борчылдык, халык күңеленә шом төшкән вакыт иде ул. Татар милләте алга бара дип тырышып йөргән мизгелләр иде. Иркен сулыш алабыз дигән вакытта менә шушындый бер сискәнү булып алды.

ГКЧПда катнашучыларның кайберәүләре:

СССРның вице-президенты Геннадий Янаев — ГКЧПның иң төп фигурасы. Кулга алына, 1993 елда азат ителә. Ветераннар комитетында эшли, «СССР өчен соңгы бәрелеш» китабын яза. 2010 елда Мәскәүдә вафат була.

Владимир Крючков — КГБ рәисе. 22 августта кулга алына. 1993 елда иреккә чыкканнан соң демонстрацияләрдә катнаша. Армияне саклау комитетларында эшли. 2007 елда Мәскәүдә вафат була.

Борис Пуго — СССРның эчке эшләр министры. Милләте буенча латыш. ГКЧП җиңелгәннән соң атылып үлә.

Валентин Павлов — СССРның беренче премьер-министры. ГКЧПдан соң Дәүләт Думасы депутаты, банк бизнесы белән шөгыльләнә. 2003 елда Мәскәүдә вафат була.

Дмитрий Язов — Советлар Союзы маршалы, СССР саклану министры. Амнистиягә чыкканнан соң ветераннар чараларында катнаша. Быелның февралендә Мәскәүдә вафат булды.

Олег Бакланов — СССР президентының Саклану советы рәисенең беренче урынбасары. Ул 1932 елда Украинада туган, хәзерге вакытта Королев исемендәге Энергия ширкәтенең генераль директоры киңәшчесе.

Василий Стародубцев — СССР халык депутаты. Амнистиядән соң сәясәткә кайта. 1997-2005 елларда Тула өлкәсе губернаторы. 2011 елда Тулада вафат була.

ГКЧПда катнашкан Татарстан кешесе:

ГКЧП әгъзаларының берсе — Александр Тизяков тумышы белән Яңа Чишмә районы Ново-Иванаево авылыннан. 1926 елда туа, Бөек Ватан сугышында катнаша, Свердловск өлкәсендә эшли. 1991 елда ул СССРның фәнни-сәнәгать союзы рәисе урынбасары була. 19 август иртәсендә Геннадий Янаев уздырган мәшһүр матбугат конференциясендә дә ул катнаша.

ГКЧПдан соң кулга алына, 1993 елда азат ителә. КПРФ әгъзасы була, бизнес белән шөгыльләнә, әле былтыр гына, 2019 елның гыйнварында Екатеринбургта вафат була.

Бүгенге көндә Яңа Чишмә районы Яңа Иванаево авылында Александр Тизяковның энесе — Александр Хорьков гомер итә. Ул абыйсы турындагы истәлекләре белән бүлеште: «Александр Тизяков әбиемнең абыйсы, без аның белән еш очрашмый идек. Ул Екатеринбург шәһәрендә яшәде. ГКЧП турында да сөйләгәне булды: „Горбачев курыкты һәм шуңа барысы да уйлаганча килеп чыкмады“, — дия иде ул. Башта дәүләт башлыгы бөтен булган хәлләрне туктатырга кирәклеген белдергән, соңыннан үзе баш тарткан. Бәлки, махсус та шулай эшләгәндер, хәзер кем белә инде аны. Ә минем абый — дәүләт кешесе, гаделлек яклы кеше иде ул. 

Ике еллап төрмәдә утырып чыкты бугай, төгәл генә әйтә алмыйм инде. Авылыбызда аның белән горурланучылар күп иде, дөрес, киресенчә сөйләүчеләр дә булгалады. Александр Тизяковны хәтерләүчеләр элек күбрәк иде инде…» — дип сөйләде туганы Александр Хорьков.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/politics/19-08-2020/gkchp-imerelg-n-hyyallar-m-fetn-d-katnashkan-tatarstan-keshese-turynda-5764681

Категория: Мои файлы | Добавил: остаз
Караулар: 1057 | Загрузок: 2 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: