Тимур Хәйдәров: “Яшьләр властька килә алмый, чөнки ирек бирмиләр”

9 Октябрь 2017 955

Мәрҗәни исемендәге тарих институты хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Тимур Хәйдәров белән әңгәмә.

– Тимур әфәнде, Татарстан белән Мәскәү арасындагы шартнамә озайтылмаячак диләр...

– “Татфондбанк” банкротлыкка чыкканда ук шартнамәнең озайтылмавы мәгълүм иде. 1990 елларда барлыкка килгән шартнамә үзенең кирәклеген җуйган күрәсең. Чыннан да, баштагы мәлдә ул прогрессив идея иде. Республика үсеше, татар мәдәниятен үстерү өчен кирәк иде. Еллар узу белән кайбер моментлар искерде, тузды.

– Нинди моментлар?

– Татарстан халыкара хокук субъекты булып торды һәм башта бу актуаль иде. СССР таркалганда Республика хакимияте хаоска батмас өчен шул форманы кертте. Ә хәзер без бергә, без – бердәм Россия. Кырым да безнеке.

– Шартнамәнең өзелүе Татарстанга нәрсә бирәчәк?

– Күп кешеләрдән сораганым бар, алар шартнамәнең озайтылуыннан мәгънә күрми. Республиканың үсеше өчен негатив кына тудыра ул. Республика бер урында таптаначак.

– Нинди өлкәдә?

– Яшьләр властька килә алмый, аларга үсеш мөмкинлекләре юк. Кадрлар белән проблема. Әйбәт кадрлар Мәскәүгә китү ягына карый, анда үсеш мөмкинлекләре күбрәк.

– Яшьләр ни өчен властька килә алмый?

– Ирек бирмиләр, юл юк. 2000 еллар белән чагыштырганда милли мәдәниятебез дә түбәнгә тәгәрәде. Халык иҗаты дәрәҗәсендә калдык, үсеш юк. Татарстанда кода-кодагыйлык киң колач җәйгән.

– Россия Президенты тарафыннан русларга татар, мари, чуваш һ.б. телләрне көчләп өйрәтү дөрес түгел дигән сүзләр яңгырады...

– Татар телен укыту системасы бит кызганыч хәлдә бүген. Яңа методлар белән укытмыйлар. Телне механик рәвештә ятлаталар. Болай барса, кешеләр татар телен өйрәнүдән ваз кичәчәк. Бик күп татарлар бүген телне өйрәнүдән баш тарта.

– Нигә?

– Чөнки мәҗбүр итеп укыталар. Германиядә инглиз теле дәресендә булырга туры килде, анда ул уен формасында бара.

– Россиядә хакимият вертикале бик көчле. Президент үткәргән “Туры эфир”га шалтыраткач кына губернаторлар кыймылдый башлый.

– Вертикаль тиздән бетәргә тиеш, болай барса яшьләр үсә алмый.

– Ростов-Дондагы янгын чыгаручыларны табарлар микән?

– Оештыручыларны түгел, вак-төяген табачаклар. Ростовта бандитлар районы янды. Бу бандитлар шәһәрнең үсешенә комачаулагандыр. Шәһәр үзәгендә контрольсез янгын булырга мөмкин түгел. Бу янгын – алдан уйланылган операция.

– Сез Бөтендөнья татар конгрессыннан канәгатьме?

– Юк. Халыкка тәэсире аз булды. Хәзерге чорда Конгресс эффектив түгел.

– Милли шура?

– Идеясы шәп, әлбәттә. Әмма 20 гасыр башындагы Милли Шурада милләтнең асыл затлары иде, ә монда андый кешеләрне әлегә күрмим. Конгресс бит ул бөтен татарлар өчен төзелде.

– Сүз иреге ни ул? Кашаповны сепаратизмда гаепләп төрмәгә яптылар, “Гоголь-центр”ның сәнгать җитәкчесе Кирилл Серебренниковны “Бу ил тузды, искерде” дигән сүзләре өчен кулга алдылар.

– Тулы ирек хаос тудыра. Кеше әйткән сүзе, фикере өчен җавапка тартылмаса, менә бу минемчә – сүз иреге. Сәяси сүз гомуми моральгә туры килергә тиеш. Кашапов ник утыра? Димәк, ул гаепсез түгел. Серебренниковны Россиядә кабул итмиләр. Ул гомосексуализмны пропагандалый. Аны сүзе өчен түгел, бюджетны тар-мар иткәне өчен кулга алдылар. Үзе дәүләт бюджетын тота, үзе шул дәүләтне начар дип сүгә үзе. Эчкән коесына төкерә.

– Татар дәүләте булачакмы?

– Кирәкме соң ул? Электән татар феодаллары үзара ызгышып яткан. Тыныша алмагач Мәскәүгә чапкан, боярга хезмәт итә башлаган. Тагын шулай булмасмы?..

Рубрика: ҖӘМГЫЯТЬ, СӘЯСӘТ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Чыганак: https://akcharlak.com/article/timur-kh-yd-rov-yashl-r-vlastka-kil-almyy-ch-nki-irek-birmil-r/